+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2020, 10:48

«Ел студенты – 2020» Русия милли премиясенә йомгак ясалды

Башкортстан студентлары «Ел студенты - 2020 " милли премиясе лауреатлары булдылар.«Елның Киберспорт клубы» номинациясендә УДНТУның Киберспорт клубы җиңү яулады. Югары белем бирү оешмалары студентлары арасында "Елның иҗади шәхесе" номинациясендә лауреат исеменә Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты Дарья Хохлова лаек булды.

Башкортстан студентлары «Ел студенты - 2020 " милли премиясе лауреатлары булдылар.
«Елның Киберспорт клубы» номинациясендә УДНТУның Киберспорт клубы җиңү яулады. Югары белем бирү оешмалары студентлары арасында "Елның иҗади шәхесе" номинациясендә лауреат исеменә Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты Дарья Хохлова лаек булды.
БДУның юридик клиникасы «Елның юридик берләшмәсе» номинациясендә лауреат булды.
"Ел студенты – 2020" премиясенең төбәк этапларында 15 меңнән артык кеше катнашкан, финалга 600 югары уку йорты студенты һәм 65 төбәктән һөнәри белем бирү оешмаларыннан 400 укучы чыкты. Премиянең финалы 2-6 декабрьдә узды. Премиянең иң уңышлы катнашучылары арасында Ростов өлкәсе, Татарстан һәм Мәскәү студентлары булды. Барлыгы 69 лауреат игълан ителде.
Быел «Ел студенты- 2020» премиясе РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының илдә Хәтер һәм Дан елын үткәрү буенча төп чаралар планы кысаларында узды. Премия Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Читайте нас: