+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2020, 10:44

“Эш матурлыкта түгел, ә кешеләргә эш табуда нәтиҗәле ярдәм күрсәтүдә”

Стәрлетамакта “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында Көньяк-Көнчыгыш районара мәшгульлек үзәге модернизацяләнгән. 7 декабрьдә аның эше белән республика Башлыгы Радий Хәбиров танышты.2019 елда республика модельле мәшгульлек үзәкләре булдыру һәм аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча Русиянең 16 сынау субъектының берсе булды. Бу максатка 40 миллион сум акча юнәлтелгән, шуның 95 проценты – федераль бюджеттан.

Стәрлетамакта “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында Көньяк-Көнчыгыш районара мәшгульлек үзәге модернизацяләнгән. 7 декабрьдә аның эше белән республика Башлыгы Радий Хәбиров танышты.
2019 елда республика модельле мәшгульлек үзәкләре булдыру һәм аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча Русиянең 16 сынау субъектының берсе булды. Бу максатка 40 миллион сум акча юнәлтелгән, шуның 95 проценты – федераль бюджеттан. Сынау проектын гамәлгә ашыру барышында үзәкнең бинасы капиталь ремонтланган, бердәм стильдә бизәлгән, ә хезмәткәрләр тиешле уку үткән.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников сүзләренә караганда, нәтиҗәдә хезмәтнең эшенә мөнәсәбәтләр тулысынча үзгәргән. Үзәкнең бинасы ике функциональ зонага бүленгән.
Кешеләр өчен көтү, мәгълүмат алу, килүчеләр һәм эш бирүчеләр белән индивидуаль эшләү, төркемләп консультацияләр бирү, тренинглар, осталык дәресләре бирү, презентацияләр, әңгәмәләр үткәрү заллары бар. Электрон чират системасы кертелгән.
Эшкә урнаштыруда ярдәм беренче катта оештырылган. Анда «Работа в России», SkillsNet эшлекле контактлар челтәренә, дәүләт хезмәтләре порталына керергә мөмкинлек бирүче санлы сервислар секторы эшли. Икенче катта эш бирүчеләр белән аралашырга мөмкин, төркемләп дәрес үткәрү заллары бар.
Кадрлар үзәге “бердәм тәрәзә” принцибы буенча эшли. Мәсәлән, эш эзләүче аналарга бала караучы эзләү яисә балалар бакчасына язылу, яшь белгечләргә кече предприятие оештыруда ярдәм хезмәтләре гамәлдә. Үзәк 35 төр хезмәтләр һәм сервислар тәкъдим итә.
Үзәк директоры Сергей Щепакин пандемия чорында биредәге белгечләргә йөкләнешнең артуын билгеләп үтте. Гадәти вакытта бер хезмәткәргә 70-80 кеше туры килсә, хәзер – 500гә кадәр.
Юрий Мельников сүзләренчә, республикада эшсезләр саны күпләп арту сентябрь ахырына туры килгән. Ул вакытта 128 мең кеше эшсез статусында булган. Ике айда ул күрсәткечне 114 меңгә кадәр киметергә мөмкин булган. Ягъни, төбәкнең мәшгульлек үзәкләренең нәтиҗәле эшләве аркасында 14 мең кеше эшкә урнаштырылган.
Республика Башлыгы кадрлар үзәген модернизацияләү нәтиҗәләрен уңай бәяләде.
– Эш матурлыкта түгел, ә кешеләргә эш табуда нәтиҗәле ярдәм күрсәтүдә. Биредә үзәк хезмәткәрләренә дә эшләргә уңайлы, килүчеләргә дә барлык шартлар да тудырылган, – диде Радий Хәбиров. – Гомумдәүләт проекты кысаларында республикада шундый заманча үзәкләр булдырылачак.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: