+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2020, 11:12

Артыгын - чит илләргә...

Башкортстан азык-төлек экспортын үстерә.Башкортстанда 1 декабрьгә аграр продукция экспорты 135 миллион доллар тәшкил иткән. Соңгы айда күрсәткеч тагын 19,1 миллионга арткан, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.

Башкортстан азык-төлек экспортын үстерә.
Башкортстанда 1 декабрьгә аграр продукция экспорты 135 миллион доллар тәшкил иткән. Соңгы айда күрсәткеч тагын 19,1 миллионга арткан, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.
Ведомствода аңлатуларынча, гомум күләмдә төп өлешне үсемлек мае продукциясе алып тора. Соңгы ике айда аны җитештерүдән калган продуктларның өлеше дә үсә. Май җитештерүдән калган продуктларны мал азыгы әзерләгәндә өстәмә итеп кулланалар. Алар Белоруссия, Литва, Латвия һәм Казахстанда ихтыяҗ белән файдалана.
2018 елда, мәсәлән, Башкортстанның азык-төлек экспорты күләме барлыгы 76,3 миллион долларлык булып, узган елда агросәнәгать комплексы продукциясен сату күләме 112 миллион доллар тәшкил итте. 2024 елга бу сан 230 миллион долларга кадәр артырга тиеш.
Киләчәктә безнең республика экспортта ашлык өлешен киметә барып, үсемлек майларына, шикәргә һәм ихтыяҗ белән файдаланылучы башка товарларга өстенлек бирәчәк.
Фото:allufa.ru
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: