+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2020, 10:52

Батарейкаларның ниндиен кулланырга?

«I һәм II класслы калдыклар белән эш итү инфраструктурасы» федераль проектын һәм «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Likee социаль челтәрендә батарейкаларны эшкәртүгә һәм бер тапкыр кулланылучы батарейкалар урынына берничә тапкыр кулланыла торган аккумуляторларны куллануны алга җибәрүгә багышланган челлендж старт алды.

Акция өчен "Дөрес һәм модалы үтилләштер" дигән махсус трек булдырылды. Вируслы роликларны популяр блогер башлап җибәрәчәк. Алар кулланучыларны катнашырга чакырачак. Һәр көнне актив катнашучыларга стиль стикер-паклар җибәреләчәк, ә иң яхшы видео-постлар өчен блогерлар дизайн логотиплы мерч тапшырачак.
Кампаниянең төп бурычы - укучыларның игътибарын батарейкаларны эшкәртү һәм аккумуляторларны куллану мөһимлегенә җәлеп итү. Челленджны эшләтеп җибәрү һәм кулланучыларны социаль һәм экологиягә игътибар бирүче 12 популяр топ-блогер җәлеп итәчәк: алар - Настя Кош, Макар Карелин, Анриэль һәм башкалар.
Акциядә катнашу өчен 20 декабрьгә кадәр батарейкаларны брендлы трек астында дөрес эшкәртү элементлары белән 15 секундлык кыска видео язарга, «Батарейкаларны дөрес үтилләштерегез һәм аккумуляторларга күчегез!» дигән өндәмәне үз эченә алган постны #экозабот хештегы белән Likee социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк.
Акция нәтиҗәләре буенча блогерлар челленджның рәсми трекы астында төшерелгән иң яхшы видеоны сайлаячак һәм 23 декабрьдә җиңүчеләрне үз аккаунтларында игълан итәчәк. Дизайн логотиплы стильле чарчны 10 катнашучы алачак, призларны почта аша җибәрәчәкләр. Шулай ук акция дәвамында иң күп лайк җыйган катнашучылар Федераль экологик оператордан стильле стикер-паклар алачак.
Фото: srk.nationalpriority.ru
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: