Уфаның “Торатау” Когресс-холлында Халыкара бизнес атналыгы – 2020 (МНБ) ачылды.
Чара төрле илләрдән 600дән артык спикерны һәм берничә мең онлайн-катнашучыны берләштерде.
Быел Уфада үтүче Халыкара бизнес атналыгы гибрид – онлайн һәм офлайн – форматта уза. МНБ-2020нең күп чаралары мәйданда чикләнгән катнашучылар һәм күпсандагы виртуаль аудитория белән узачак. Эшлекле программа белән онлайн форматта барлык кулланучылар да файдалана ала, моның өчен тик ibw-bashkortostan.com. рәсми порталында теркәлергә генә кирәк.
Эшлекле программа 4 көнгә исәпләнгән. Бар көннәрдә дә кече һәм урта бизнесның көнүзәк мәсьәләләре буенча фикер алышулар барачак. Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектына ярашлы, Башкортстанда кече һәм урта бизнес эше үсешсен өчен бар шартлар булдырыла. Бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтелә, шул исәптән, Халыкара бизнес атналыгы кебек зур чаралар үткәрелә.