Иң югары пробалы медальгә һәм беренче дәрәҗәдәге дипломга ит, сөт ризыклары технологиясе һәм химия кафедрасы тәкъдим иткән “Пешкән-ысланган фин сервелаты”, “Пешкән итле” колбаса лаек булды. Тагын лактозасыз йогурт, “Кымыз+бал” эчемлеге, “Башкорт” зефиры, икмәк таякчыклары, “Студент” күмәче “алтын” белән бүләкләнде. “Иглин” һәм “Краков” хәләл колбасасы, шулай ук талкан белән оеткыдан ясалган “Буза” эчемлеге икенче дәрәҗәдәге диплом яулады.