-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
14 декабрь 2020, 02:21

Авыл хуҗалыгы экспорты перспективаларын бәяләделәр

Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты күләме 2020 елдагы 28 миллиардтан 2024 елга 34 млрд. долларга кадәр үсәргә тиеш. Шулай дип белдерде Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК экспорты үсеше департаменты директоры Роман Чекушев Уфада үткән "Халыкара эшкуарлык атнасы - 2020" форумында.

Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты күләме 2020 елдагы 28 миллиардтан 2024 елга 34 млрд. долларга кадәр үсәргә тиеш. Шулай дип белдерде Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК экспорты үсеше департаменты директоры Роман Чекушев Уфада үткән "Халыкара эшкуарлык атнасы - 2020" форумында.
Якындагы өч ел перспективасында Русия авыл хуҗалыгы экспорты бәясе буенча иң зур үсешне -2,3 млрд доллар - ашлык бирәчәк дип көтелә. Балык һәм диңгез продуктларын чит илгә сату - 1,8 млрд. долларга, азык- һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе 1,7 млрд.-ка артачак. Май продукциясен сатуны - 980 млн. долларга, итне - 340 млн., сөт продукциясен 200 миллион долларга кадәр җиткеру күзаллана.
Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре перспективалы экспорт юнәлешләре дип санала. 2030 елга елга бу юнәлешләрнең һәркайсының базарына 3,5 млрд. долларлык товар озату күзаллана. Ун ел эчендә Якын Көнчыгыш илләренә һәм Кытайга продукция озату - 3 млрд. долларга, Һиндстанга - 600 млн., Урта Азиягә 200 млн. долларга кадәр үсүе мөмкин.
Роман Чекушев белдерүенчә, күп илләрдә ашлыкка сорау зур булганлыктан, экспортка иң күбе ул озатылачак. Май продукциясен озату өчен Һиндстан һәм Кытай базарлары перспективалы булса, Төньяк Африкада исә үсемлек маеның популярлашу ихтималы зур.
Быел республикада урта һәм кече эшкуарлык җитештергән продукция экспортына булышлык күрсәтүгә 215 миллион сум акча бүленгән. Сертификациягә субсидия бирү - урта һәм кече эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең икенче чарасы булган. Моннан тыш башка төрле ярдәмнәр күрсәтелгән. Киләсе 2021 елда да "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектына ярашлы, экспортка продукция озатуга булышу өчен субсидияләрне арттыру планлаштырыла.

Читайте нас: