+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 декабрь 2020, 02:26

Башкортстан туризм төбәге булачак

Башкортстан Республикасында Һөнәрчелек атналыгында авыл һәм экология туризмы өлкәсендәге проектлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.Башкортстан Республикасында һөнәрчелек атналыгы кысаларында төбәкнең ВДНХ ЭКСПОдагы һөнәр осталары һәм кәвепчеләре берләштергән авыл һәм экология туризмы өлкәсендә проектлар конкурсының финалы узды.

Башкортстан Республикасында Һөнәрчелек атналыгында авыл һәм экология туризмы өлкәсендәге проектлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Башкортстан Республикасында һөнәрчелек атналыгы кысаларында төбәкнең ВДНХ ЭКСПОдагы һөнәр осталары һәм кәвепчеләре берләштергән авыл һәм экология туризмы өлкәсендә проектлар конкурсының финалы узды.
Конкурс Башкортстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Ул республиканың эчке һәм чит илләрдәге авыл һәм экология туризмын үстерү буенча иң яхшы идеяләрне алга этәрүгә, шулай ук бизнес-проектларны эшләтеп җибәрүгә юнәлтелгән.
- Проектларны яклау конкурс комиссиясе сорауларына җаваплар һәм презентацияләр форматында узды. Финалчылар төрле юнәлешләрдәге туристик проектларны тәкъдим итте, – дип шәрехләде ярыш нәтиҗәләрен републиканың Эшкуарлыкны үстерү агентлыгының халык-сәнгать һөнәрләре үзәге җитәкчесе Айгөл Вәлиәхмәтова. - Экология туризмы буенча осталык һәм педагоглар белән дәресләр узды, шулай ук күлләр ярында яки шифаханәләр территориясендә урнаштыру планлаштырыла торган заманча йортлар булган объектлар проектлары уаралды.
Ләйсән Сөләйманованың "Стәрлебашта әби янына кунакка", шулай ук «Чик-Елга» экологик җирлегенә турлар, «Бөре – Бахтыбай" туристик маршрутлары билгеләп үтелде.
Фото: Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: