Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре һәм белгечләре федераль дәрәҗәдә танылды.
Алар "Иң яхшы продукт-2020" конкурсында алтын һәм көмеш медальләргә ия булды.
Мәсәлән, фин сервелаты һәм "мясная вареная" казылыгы беренче урынны алды. Алтынга лактозасыз йогурт, кымыз һәм икмәк лаек булды.
Башкортстанда «Безнең бренд» азык-төлек күргәзмәсе инде бишенче тапкыр узды. Аны оештыручылар - республика Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы һәм Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыклары. Бу - уникаль чара, анда быел Русиянең 19 төбәгеннән 120 оешма катнашты.
Исегезгә төшерәбез: Башкорт дәүләт аграр университеты Уфада «Фән» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнаша. Анда катнашучылар составына алты югары уку йорты, Русия һәм Башкортстан Фәннәр академияләре, нефть-газ, машиналар төзү, медицина һәм агросәнәгать комплексының 20 предприятиесе керә.