-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2020, 10:50

Октябрьский дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республика дәваханәләренә яңа җиһазлар кайтуы дәвам итә.“Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Октябрьскийның 1нче шәһәр дәваханәсенә "Savina 300 Select" дигән үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты кайтты.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республика дәваханәләренә яңа җиһазлар кайтуы дәвам итә.
“Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Октябрьскийның 1нче шәһәр дәваханәсенә "Savina 300 Select" дигән үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты кайтты.
Аппарат федераль бюджет чаралары исәбенә алынган. Барлыгы агымдагы елда төбәк кан тамырлары үзәкләрен һәм беренчел кан тамырлары бүлекләрен медицина җиһазлары белән тәэмин итүгә 395,3 миллион сум бүленгән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: