Уфа шәһәрендә үткән халыкара бизнес атналыгында “Ел экспортеры” конкурсының җиңүчеләрен билгеләделәр.
“Хөкүмәт ягыннан мондый кешеләрне һәм төбәкләрне бүләкләү абруйлы хәл, ил үзенең геройларын белергә тиеш”, - диде тантанада “Русия экспорт үзәге” акционерлар җәмгыятенең вице-президенты Сергей Вологодский.
Конкурсны Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты белән БР экспортны хуплау үзәге оештырган.
Экспортны үстерү – Русия икътисадының мөһим тармагы булып тора, - диде комитет рәисе Маргарита Болычева.
“Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры. Олы бизнес” номинациясендә “Кроношпан Башкортостан” җаваплылыгы чикләнгән оешма җиңгән.
“Хезмәт үкрсәтү өлкәсендә ел экспортеры. Олы бизнес” номинациясендә җиңүче исеменә “Пакер” фәнни-сәнәгать җаваплылыгы чикләнгән оешма лаек булган.
“Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры” булып “Инновации в бурении” җаваплылыгы чикләнгән оешма, “Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында агросәнәгать комплексы өлкәсендә ел экспортеры” булып “Эксперимент” җаваплылыгы чикләнгән оешмалары билгеләнгән. Шулай ук, “”АРТ-Оснастка”, “Русская Купоросная компания”, “Квантор” инженер компаниясе, “Уфахимкоплект” оешмалары – үз номинацияләренең җиңүчеләре.
Конкурс РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында узган.
Чыганак: Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты.