+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2020, 10:43

Мәҗит Гафури безнең белән

Уфада бөек әдип исемендәге фондның юбилее узды.Мәҗит Гафури исемендәге фонд оештырылуга 20 ел тулды. Шушы көннәрдә юбилей чарасы узды – БРның Иҗтимагый палатасында отчет-презентация оештырылды.

Уфада бөек әдип исемендәге фондның юбилее узды.
Мәҗит Гафури исемендәге фонд оештырылуга 20 ел тулды. Шушы көннәрдә юбилей чарасы узды – БРның Иҗтимагый палатасында отчет-презентация оештырылды.
Олуг әдип Мәҗит Гафури исемендәге фонд җитәкчесенең сәламләү сүзеннән соң, кунаклар һәм коллегалар чыгыш ясады. Русия язучылар Берлегенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Нина Турицына Гафуриның урыс теленә үзе тәрҗемә иткән шигырен укыды.
Шагыйрә Лилия Сакмар үз чыгышында: “Тел йөз ел дәвамында үзгәргән. М. Гафуриның революциягә кадәрге иҗатында XXI гасыр вәкилләренә аңлашылмаган сүзләр бар, аларны тәрҗемә итү кирәк", - диде. Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент әдипнең тууына 140 ел тулу уңаеннан Мәҗит Гафури исемендәге фонд белән берлектә алып барылучы “Гафурины укыйбыз – 2020” халыкара әдәби-художество конкурсы барышы турында да бәян итте.
Мәҗит Гафурины туганы Юрий Максимовның чыгышы кызыклы булды. Ул Лилия Сакмарның тәкъдимен дә хуплады.
Тантанада әдипнең юбилей елы уңаеннан оештырылган башка чаралар турында да әйтеп үтелде. Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулуга багышланган барлык бәйгеләр, чаралар, тантаналар “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Читайте нас: