+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2020, 10:47

Яшь әниләргә ярдәм күрсәтелә

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Әлеге проектта өч яшькә кадәр бала карау буенча декрет ялында булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы, шулай ук 6 яшькә кадәр балалары булган, эш белән тәэмин ителмәгән хатын-кызлар катнаша.
Бер хатын-кызга бирелә торган субсидия суммасы - 46 мең сумга кадәр. Ел башыннан ун хатын-кыз әлеге ярдәмнән файдаланган. Аларны укытуга федераль һәм республика бюджетларыннан 235 925 сум акча тотынылган.
- Квалификацияне күтәрү мөмкинлеге барлыкка килүгә бик шатмын. Кайчагында декрет ялыннан соң хатын-кызга эш табу җиңел түгел, ә мин кыска вакыт эчендә эшкә урнаша алдым, - дип билгеләп үтте шундый аналарның берсе Лариса Латыйпова.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Читайте нас: