-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь 2020, 10:48

Өлкәннәрне ташламаска вәгъдә бирәләр

БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән Сәламәтлек саклау министрлыгы “Өлкән буын” федераль проектын (Владимир Путинның 2018 елда булдырылган “Демография” милли проектына ярашлы) гамәлгә ашыру кысаларында килешү төзеде.

Ведомстволарда белдерүләренчә, 2019 елдан башлап республикада башкалар ярдәменә мохтаҗ гражданнарга озайлы вакыт дәвамында ярдәм күрсәтү системасы формалаша.
Килешү социаль һәм медицина учреждениеләренең уртак эшен күзаллый.
Моңарчы инвалидлык алырга мохтаҗ кешегә документлар рәсмиләштерер өчен поликлиникага участок терапевтына барырга туры килсә, хәзер социаль хезмәткәр чакыруы буенча участок терапевты кешенең өенә киләчәк, дип аңлаталар БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.
Бу хакта җентекләбрәк монда укый аласыз.

Читайте нас: