+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2020, 10:56

Башкортстан предприятиеләре "Тренерлар мәктәбе"ндә катнашты

Башкортстанның "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләре "Производительность.рф 2020 тренерлар мәктәбе" дигән ел саен уздырыла торган өченче гамәли конференциядә катнашты, аны хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль компетенцияләр үзәге үткәрде.

Быел мәгариф конференциясе онлайн форматта үткәрелде, бу катнашучылар санын күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
"Безгә республика предприятиеләренең сакчыл җитештерү өлкәсендәге белемнәрен даими рәвештә камилләштерүе мөһим. Чарада катнашучылар белем бирүне оештыру һәм уздыру өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр белән таныштылар, үз предприятиеләрендә җитештерү системаларын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар", - дип сөйләде республика икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Анда Башкортстаннан 11 предприятие хезмәткәрләре катнашты. Өч көн эчендә "Тренерлар мәктәбе"ндә Русиянең иң эре компанияләреннән 50 спикер катнашында 58 осталык дәресе, фикер алышулар һәм презентацияләр узды. Тренерлар мәктәбендә проектта катнашучы 748 хезмәткәр катнашты.
Фото: СРК | Инфоповод (nationalpriority.ru)
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: