+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2020, 11:10

Ә син эшкуар була алыр идеңме?

Башкортстанда яшәүчеләрнең ил башлыгы Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылучы “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектының “Эшкуарлыкны популярлаштыру” федераль проекты ярдәмендә үз бизнесын булдыруга әзерлек буенча бушлай тест үтәргә уникаль мөмкинлеге барлыкка килде. Тест “Инновацияләр буенча юл күрсәткече” акселератор экспертлары тарафыннан эшләнгән.

Башкортстанда яшәүчеләрнең ил башлыгы Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылучы “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектының “Эшкуарлыкны популярлаштыру” федераль проекты ярдәмендә үз бизнесын булдыруга әзерлек буенча бушлай тест үтәргә уникаль мөмкинлеге барлыкка килде. Тест “Инновацияләр буенча юл күрсәткечеакселератор экспертлары тарафыннан эшләнгән.
Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы белгечләре сөйләвенчә, тест үткән барлык кешеләр эшкуарлык эшчәнлеге җәһәтеннән үзләренең көчле һәм йомшак якларының анализ нәтиҗәләрен белгән, шулай ук аларга шәхси киңәшләр дә әйтелгән. Ә иң мөһиме – тест тәмамланганнан соң һәркем тестны уңышлы үтүен раслаучы электрон сертификат ала алган.
Бүгенге көндә республиканың 3 меңнән күбрәк кешесе үзләренең эшкуарлык эшчәнлегенә әзерлек дәрәҗәсен тикшерде. Алар моны җиңел һәм гади генә ясый алды. Тест узу 15-20 минутны гына ала.
18 декабрьдә махсус ташлама буенча үзләренең дусларын һәм танышларын чакырган иң актив 10 кешегә оештыручылар бизнес-тематика буенча китаплар тапшырды.
Читайте нас: