+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2020, 02:35

Авыл мәктәпләре арта

Башкортстанда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән ике авыл мәктәбе файдалануга тапшырырга әзер.Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдерде.

Башкортстанда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән ике авыл мәктәбе файдалануга тапшырырга әзер.
Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдерде.

Агымдагы елда Нуриман районының Первомайское авылында (60 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 20 урынлык балалар бакчасы бергә) һәм Шаран районы үзәгендә 1нче мәктәпкә янкорма итеп төзелгән белем бирү учреждениесен (250 урынга исәпләнгән башлангыч мәктәп һәм 250 урынга исәпләнгән ашханә) файдалануга тапшыру планлаштырылган иде.

Республиканың төзелеш министры Рәмзил Күчәрбаев хәбәр иткәнчә, объектларда төзелеш эшләре һәм җиһазлар урнаштыру тәмамланган, алар Дәүләт торак төзелешен күзәтү инспекциясе тикшерүенә әзерләнә.

Әлеге объектларга бүлеп бирелгән акчаларның гомум күләме 347,7 миллион сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджеттан – 232,7 миллион сум. Эшләр 313,5 миллион сумга башкарылган, шуларның 295,6 миллионы подрядчыларга күчерелгән, дип хәбәр иттеләр Төзелеш министрлыгында.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: