+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2020, 02:27

Грантлар офыкларны киңәйтә

"Агростартап" гранты ярдәмендә Башкортстанда тагын бер фермер хуҗалыгы барлыкка килде.«Агростартап» грантлар бирү бәйгесендә катнашу Нәфис Фәсхетдиновка басучылык өлкәсендә бизнес-проектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде.

"Агростартап" гранты ярдәмендә Башкортстанда тагын бер фермер хуҗалыгы барлыкка килде.
«Агростартап» грантлар бирү бәйгесендә катнашу Нәфис Фәсхетдиновка басучылык өлкәсендә бизнес-проектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, республиканың Әлшәй районында тагын бер ныклы крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килде.
Нәфис Таһирович крестьян эшендә яңа кеше түгел. Икмәкне ничек үстерергә һәм терлекне ничек карарга моңа кадәр дә белгән. Өч-дүрт елга якын пай җирләренең 15 гектарында мал азыгы культуралары чәчкән. Күптән түгел фермер тагын 88 гектар җирне арендага алган һәм «Агростартап» грантына конкурста катнашырга булган. Нәтиҗәдә, проектын уңышлы яклаган һәм 1 миллион 980 мең сум грант откан. Аңа ул авыл хуҗалыгы техникасы – МТЗ-82 тракторы, пресс-җыйгыч һәм хуҗалыкта кирәкле башка инвентарь сатып алган, моннан тыш, фермер бер яңа эш урыны булдырган. Хәзер Нәфис Фәсхетдинов язгы чәчүгә әзерләнә, һәм бу юнәлештә проектны туктатып тормаячак. Планда - хуҗалыкның бодай, арпа һәм башка культуралар чәчү мәйданнарын киңәйтү.
Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык» гомудәүләт проекты һәм «Авыл кооперациясен үстерү һәм фермерларга ярдәм итү системасын булдыру» төбәк проекты кысаларында быел Башкортстанда 68 яңа эш башлаучы авыл эшкуары 211,5 миллион сумлык «Агростартап» грантлары алды.
Фото: Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: