+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
23 декабрь 2020, 11:41

Табигатебез чиста булсын!

"Русия суы" Бөтенрусия экологик акциясе кысаларында Баймакта калдыкларны аерым җыю буенча чара үткәрелде, анда 40тан артык кеше катнашты.Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Сибай территориаль комитеты хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре, урындагы халык һәм волонтерлар Таналык елгасы ярларын 2 километрга якын арада чистартканнар һәм 2 кубометрдан артык чүп-чар җыйганнар

"Русия суы" Бөтенрусия экологик акциясе кысаларында Баймакта калдыкларны аерым җыю буенча чара үткәрелде, анда 40тан артык кеше катнашты.
Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Сибай территориаль комитеты хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре, урындагы халык һәм волонтерлар Таналык елгасы ярларын 2 километрга якын арада чистартканнар һәм 2 кубометрдан артык чүп-чар җыйганнар.
Мондый чаралар Русия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы ярдәме белән «Уникаль су объектларын саклау» федераль һәм «Экология» гомумдәүләт проектлары кысаларында Русия су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Сибай территориаль комитеты рәисе Гөлнара Ногманова сүзләренә караганда, акциядә катнашучыларның һәркайсы елганың яр буе зонасын тәртипкә китерүгә һәм чисталыкта тотуга үз өлешен керткән.
Фото: Башньюс
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: