+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 декабрь 2020, 11:00

Башкала якты булырга тиеш

Уфа хакимиятенең коммуналь хезмәтләр һәм төзекләндерү бүлеге ачык яктырту корылмаларын, светофорларны, күперләрдә су транспортын кисәтү утларын, шәһәр буенча электрон һәм манара сәгатьләрен яктылык белән тәэмин итү һәм техник торышына күзәтчелек итү буенча “Уфагорсвет” оешмасы белән килешү төзиячәк. Бу оешма аукционга сайлап алуларда бердәнбер катнашучы булган. Аның белән башлангыч бәясе 65 миллион сум булган килешү төзү планлаштырыла.

Уфа хакимиятенең коммуналь хезмәтләр һәм төзекләндерү бүлеге ачык яктырту корылмаларын, светофорларны, күперләрдә су транспортын кисәтү утларын, шәһәр буенча электрон һәм манара сәгатьләрен яктылык белән тәэмин итү һәм техник торышына күзәтчелек итү буенча “Уфагорсвет” оешмасы белән килешү төзиячәк. Бу оешма аукционга сайлап алуларда бердәнбер катнашучы булган. Аның белән башлангыч бәясе 65 миллион сум булган килешү төзү планлаштырыла. Акча Уфа бюджетыннан бүленәчәк. Контракт срогы 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр. “Уфагорсвет”ка ел дәвамында 1,8 мең тышкы объектны, 384 светофорны, 15 урамны, Октябрь проспектын һәм Ленин мәйданын яктыртү йөкләтелә.
Бу эшләр Владимир Путинның май указларына ярашлы “Уңайлы шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыруда булышлык итәчәк.

Читайте нас: