+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
25 декабрь 2020, 11:02

Шаран укучыларына - Яңа ел бүләге

Шаран авылында яңа елга мәктәп укучылары өчен өстәмә урыннар барлыкка киләчәк.250 укучыга исәпләнгән башлангыч корпус янкормасын гомумдәүләт проекты кысаларында төзиләр. Төзелеш проектында аерым ашханә, биш уен мәйданчыгы һәм мәктәп тирәсендә төзекләндерелгән территория бар.Эчке бизәкләү эшләре ахырына якынлаша. Яңа мәктәп янкормасында соңгы эшләр калган. Кече сыйныф укучылары өчен корпус күптән кирәк иде.

Шаран авылында яңа елга мәктәп укучылары өчен өстәмә урыннар барлыкка киләчәк.
250 укучыга исәпләнгән башлангыч корпус янкормасын гомумдәүләт проекты кысаларында төзиләр. Төзелеш проектында аерым ашханә, биш уен мәйданчыгы һәм мәктәп тирәсендә төзекләндерелгән территория бар.
Эчке бизәкләү эшләре ахырына якынлаша. Яңа мәктәп янкормасында соңгы эшләр калган. Кече сыйныф укучылары өчен корпус күптән кирәк иде. Балаларның бер өлеше мәктәп яны интернатының җайлаштырылган бүлмәләрендә укыган. Бүгенге көндә мәктәптә 787 укучы белем ала, узган елда 754 булган. Елдан-ел укучылар саны арта бара.
Урыннар парта артында гына түгел, ашханәдә дә җитми. Әлегесе нибары 80 урынга исәпләнгән. Шуңа күрә янкорма проекты ашханә өчен яңа бина төзүне күздә тота. Корпус 250 укучыга исәпләнгән, яңа ашханәдә дә шул ук санда урыннар булачак.
2021 елның гыйнварында балалар яңа, матур бинага керер дип планлаштырыла.
Шаран авылындагы 1нче мәктәпкә янкорма төзү өчен федераль бюджеттан 240 миллион сум акча бүленгән. Проект «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Яңа бинада аз хәрәкәтләнүче балаларны уңайлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылачак.
Читайте нас: