+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 декабрь 2020, 11:12

Зыян салучылар җавапка тарттырылачак

Быел Башкортстанда подъездларны комплекслы ремонтлау төбәк программасына ярашлы 697 күпфатирлы йортның 2180 подъездына ремонт ясалган. Бу 215 мең кеше үзенең торак шартларын яхшырткан дигән сүз. Ике ел эчендә республика шәһәрләре һәм районнарында 6 меңнән артык подъезд ремонтланган.

“Подъездларны комплекслы ремонтлау” республика программасында катнашу — ул шунда яшәүчеләр тырышлыгы. Мондый хәлләрдә милек хуҗаларын вандализм һәм гомум йорт милегенә максатлы рәвештә зыян салу аеруча борчылу тудыра. Шулай да була: подрядчиклар эшләрен тәмамлап китәргә өлгермәстән үк подъезд стеналарына начар сүзләр язалар. Моңа һәркем үзенең мисалын китерә аладыр. Без бер генә мисал китерәбез: Уфадагы Зәки Вәлиди исемендәге урамдагы 62/3 санлы йортта ремонт вакытында эшчеләр төшке ашка киткәч, билгесез кеше яңа буялган идән, түшәм һәм тәрәзәгә соры буяу сибә. Ә күпме йортларда фатир хуҗалары күченгән чакта йорт стеналарына, лифтларга зыян салалар?
Чит милекне, шул исәптә гомум йорт милегенә зыян салган, бозган өчен Русия законы тарафыннан административ, хокукый, хәтта җинаять җаваплылыгы каралган.
Гомум йорт милегенә лифтлар һәм коридорлар, техник этажлар, баскычлар һәм баскыч мәйданнары, подваллар, түбәләр, санитар һәм электротехник корылмалар карый.

Читайте нас: