+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2020, 11:35

Мобиль технопарклар 2 меңнән артык балага белем бирәчәк

25 декабрь конне республикада “Башкортстан Кванториумы" ике мобиль технопаркын рәсми ачу тантанасы узды.Чарада Премьер-министр урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнаштылар.

25 декабрь конне республикада “Башкортстан Кванториумы" ике мобиль технопаркын рәсми ачу тантанасы узды.
Чарада Премьер-министр урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнаштылар.

“Башкортстан кванториумы” мобиль технопарклары уку елы дәвамында 12 муниципаль берәмлектә – Калтасы, Чакмагыш, Дуван, Шаран, Куергазы, Архангель, Аскын, Авыргазы, Бакалы, Балтач, Балакатай, Зилаер районнарыннан 5-11нче сыйныфтан 2 меңнән артык баланы укытачак.

Мобиль технопаркта дәресләр үткәрү өчен педагоглар балалар технопарклары челтәре федераль операторының белем бирү сессиясендә белемнәрен камилләштерде.

2020 елның октябреннән балалар өчен геоинформатика, пилотсыз очу аппаратлары, сәнәгать дизайны, робот-техника, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, мәгълүмати технологияләр буенча дәресләр дистанцион форматта алып барыла.

Алдагы елның гыйнварында мобиль технопарклар югары технологияле җиһазларда практик дәресләр үткәрү, инженер проектлары булдыру өчен Авыргазы һәм Архангель районнарына юл тотачак.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: