+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2020, 10:45

Контейнерлар паркы яңара

Башкортстан Республикасының Экология һәм табигать белән файдалану министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада контейнер паркын яңарту дәвам итә. Шушы көннәрдә төбәк операторы – “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” оешмасы Нуриман районына 50 евроконтейнер җибәргән.

Башкортстан Республикасының Экология һәм табигать белән файдалану министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада контейнер паркын яңарту дәвам итә. Шушы көннәрдә төбәк операторы – “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” оешмасы Нуриман районына 50 евроконтейнер җибәргән.
Бу контейнерлар камилләштерелгән: зур һәм кече чүп-чарларны салыр өчен ике катлы капкач куелган. Аларның конструкциясе үтә дә ныклы, төрле һава торышына чыдам һәм заманча экологик нормаларга туры килә: куллану вакыты чыкканнан соң аны яңадан эшкәртеп булачак.
Төбәк операторы Уфа шәһәре белән республиканың 14 районын хезмәтләндерә. Кыйгы, Кырмыскалы, Благовар, Мәчетле, Чишмә, Дуван, Иглин, Салават, Благовещен районнарына мондый контейнерлар куелган да инде.
Контейнерлар паркын яңарту – чүп-чарлар белән эшләгәндә экологик хәвефсез система булдыру өчен мөһим юнәлеш, -ди төбәк операторының матбугат сәркәтибе Андрей Яматин. – Без һәрдаим контейнерлар паркын яңартып торабыз, урындагы хакимият һәм идарә итүче компанияләр белән мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәбез, кешеләрнең фикерен дә беләбез. Ел азагына кадәр бөтен торак пунктларда да 800 данә пластик евроконтейнерлар куелачак.
Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Экология” милли проекты кысаларында башкарыла. Бүгенге көндә республика территориясенә операторлар 20 мең мәйданга 53 мең контейнер куйган. Тагын да 6 мең мәйданга 13 мең контейнер кую бурычы тора.
Чыганак: Башкортстан Республикасының Экология һәм табигать белән файдалану министрлыгы.
Читайте нас: