+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2020, 10:42

Максим Забелин: “Сабыйлар үлеме 12 процентка кимегән”

Быел сабыйларны азрак югалтканбыз!“Сабыйлар үлеме 12 процетка кимегән”. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин “Сәламәтлек сәгате”ндә шулай дип белдерде.Росстат белдерүенчә, 2020 елның 10 аенда Башкортстанда сабыйлар үлеме 1000 исән-сау туган балага карата 5,4 туры килә. Бу узган елдагы шул вакыт күрсәткечләреннән 12 процентка түбән.

Быел сабыйларны азрак югалтканбыз!
“Сабыйлар үлеме 12 процетка кимегән”. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин “Сәламәтлек сәгате”ндә шулай дип белдерде.
Росстат белдерүенчә, 2020 елның 10 аенда Башкортстанда сабыйлар үлеме 1000 исән-сау туган балага карата 5,4 туры килә. Бу узган елдагы шул вакыт күрсәткечләреннән 12 процентка түбән.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров сабыйлар үлеменә китергән сәбәпләрне ачыкларга һәм аны булдырмау өчен күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген анализларга кушты.
«Без медицина көчен киметкән җирдә үлем очраклары арта, – диде Радий Хәбиров. – Мисал өчен, медицина коронавируска каршы киткән җирдә кешеләр яман шештән күбрәк үлә башлады. Чөнки диагностика тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәде».
Күптән түгел, Башкортстанда 2020 елда 9 ай эчендә сабыйлар үлеме 11,3% кимеде, диелгән иде. Башкортстанстат белдерүенчә, быел гыйнвар-сентябрь айларында республикада 40 мең кеше җан тәслим кылган. Катлаулы эпидемиологик шартларда, узган ел белән чагыштырганда, быел үлүчеләр саны 10 процентка артык. Шул ук вакытта сабыйлар үлемен киметә алганбыз. Кешеләрнең гомерен саклау “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты буенча үтәлүче төп шарт.
Чыганак: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты

Читайте нас: