+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 декабрь 2020, 11:09

Дөрес һәм модалы итеп үтилләштер

Уфа укучылары “Экология” гомумдәүләт проектын һәм “Экозабота” масштаблы проектын тормышка ашыру кысаларында узган Likeeда “Дөрес һәм модалы итеп үтилләштер” дигән челленджга кушылды.

Уфа укучылары “Экология” гомумдәүләт проектын һәм “Экозабота” масштаблы проектын тормышка ашыру кысаларында узган Likeeда “Дөрес һәм модалы итеп үтилләштер” дигән челленджга кушылды.
Илнең 29 шәһәреннән, шул исәптән Уфа укучылары, 7-23 декабрьдә "I һәм II класслы калдыклар белән эш итү инфраструктурасы" федераль һәм “Экология” гомумдәүләт һәм “Экозабота” масштаблы проектларын тормышка ашыру кысаларында узган Likeeда “Дөрес һәм модалы итеп үтилләштер” дигән челленджга кушылды.
Катнашучылар һәм танылган блогерлар брендланган трек астында 2 983 видео төшергән. Гомумән алганда, бу роликлар 9 миллион тирәсе карау җыйган, ә үтилләштерүгә 9 тоннадан артык батарейка тапшырылган.

"Дөрес һәм модалы итеп үтилләштер" проекты ярдәмендә махсус урналар урнаштыру адреслары күрсәтелгән картага ихтыяҗ арткан. Иң актив катнашучылар Федераль экологик оператордан стикер-паклар алган, ә блогерлар иң яхшы ун сюжетны сайлап алган һәм нәтиҗәләрне үз аккаунтларында туры эфирда игълан иткән.
Билгеле булуынча, "Экозабота" масштаблы проекты агымдагы елның июнендә бөтен Русия буенча старт алды. Проект кысаларында Уфада “Батарейкалар җыю атнасы-2020" экологик акциясе үткәрелде. Уфаның белем бирү оешмалары да файдаланылган батарейкаларны җыю буенча үз тәҗрибәсен күрсәтте. Балалар экология-биология үзәге "Батарейкаларны тапшыр – планетаны сакла" дигән экологик акция үткәрде. Батарейкалар һәр райондагы балаларга өстәмә белем бирү учреждениесендә җыелган һәм бу учреждение педагоглары тарафыннан шәһәр Балалар экология-биология үзәгенә оешкан төстә тапшырылган. Барлыгы 500 килограмм чамасы җыелган батарейкалар үтилләштерүгә тапшырылган.
Шулай ук Уфаның 128 гомуми белем бирү оешмасы файдаланылган батарейкаларны җыю буенча пилот проектына кушылды. Әлеге акция кысаларында Белорет районы укучылары 350 килограммга якын файдаланылган батарейка җыйган.

#командахабирова #правительстворазвития #нацпроекты #регпроекты #нацпроектыбашкортостан #зеленаябашкирия #минэкологиирб #экобашкортостан
Читайте нас: