+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2020, 10:46

Олимпиада җиңүчеләренә – премия!

Башкортстан укучылары һәрдаим республика һәм бөтенрусия олимпиадаларында катнашып, зур уңышларга ирешә.Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанда укуда зур уңышларга ирешкән мәктәп укучыларына зур игътибар бүленә. Менә шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстан укучыларын – олимпиада һәм интеллектуаль конкурсларда җиңүчеләрне – премияләр белән бүләкләү турындагы Указы дөнья күрде.

Башкортстан укучылары һәрдаим республика һәм бөтенрусия олимпиадаларында катнашып, зур уңышларга ирешә.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанда укуда зур уңышларга ирешкән мәктәп укучыларына зур игътибар бүленә. Менә шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстан укучыларын – олимпиада һәм интеллектуаль конкурсларда җиңүчеләрне – премияләр белән бүләкләү турындагы Указы дөнья күрде.
120 мең сумнан алып 60 мең сумга кадәр премияләр Бөтенрусия укучылар олимпиадаларында җиңү яулаган 29 укучыга тапшырылачак. Алар арасында Уфа, Стәрлетамак, Сибай, Октябрьский, Белорет һәм тагын да берничә район укучылары бар.
Шулай ук тагын да 395 укучы 10 мең сумнан алып 60 мең сумга кадәр премияне башка олимпиадаларда һәм интеллектуаль конкурсларда җиңгән өчен алачак.
Призерларны әзерләүче педагогларга да шул күләмдә премияләр тапшырылачак.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: