+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2021, 11:22

Уку кирәк!

Русиянең 23 төбәгеннән 3000нән артык кеше Башкортстанда түләүсез рәвештә квалификациясен күтәрә. Укулар Башкорт дәүләт университеты базасында «Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" федераль проекты кысаларында оештырылган. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Русиянең 23 төбәгеннән 3000нән артык кеше Башкортстанда түләүсез рәвештә квалификациясен күтәрә. Укулар Башкорт дәүләт университеты базасында «Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" федераль проекты кысаларында оештырылган.

2019 елда Русия Фән һәм югары белем министрлыгы «Мәгариф» гомумдәүләт проектының "Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" проектын эшләтеп җибәрде. Аның максаты - Русия гражданнарына яңа һөнәри күнекмәләр һәм компетенцияләр алу мөмкинлеге бирү.

Пандемия чорында проект аеруча кирәкле булды. Быел аны тормышка ашыруда Русиянең 50 алдынгы югары уку йорты, шул исәптән БДУ да катнаша. Вуз тыңлаучыларга психология, социология, санлы технологияләр, геофизика, инженер-техник өлкә, педагогика, медиа, коммуникацияләр һәм башка күп кенә юнәлешләр буенча 23 белем бирү программасын тәкъдим итте.

Башкортстан, Кырым Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан, Марий Эл Республикасы, Магадан өлкәсе һәм Русиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр БДУ программалары буенча белем ала.
Читайте нас: