+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2021, 11:46

Авылда бизнеска юллар киңәя

Владимир Путинның май указларына ярашлы, илдә “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла.Проектның максаты – шәхси эшкуарларны да кертеп, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсенә җәлеп ителгәннәрнең санын арттыру, 2024 елга 25 миллионга кадәр җиткерү. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Владимир Путинның май указларына ярашлы, илдә “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла.
Проектның максаты – шәхси эшкуарларны да кертеп, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсенә җәлеп ителгәннәрнең санын арттыру, 2024 елга 25 миллионга кадәр җиткерү.
Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу ел башыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен “Агропрогресс” дигән яңа грант гамәлгә кертелә.
Грантның иң зур күләме 30 миллион сум тәшкил итәчәк. Акчаны җитештерү өчен яңа объектлар алуга һәм төзүгә, авыл хуҗалыгы продукциясен саклауга һәм эшкәртүгә, бу объектларны җиһазландыруга юнәлтергә рөхсәт ителә. Моннан тыш, грантны маллар, кошлар һәм балык үрчетү материаллары алуга тотынырга була. Чикләүләр дә бар: грант чараларын моңа кадәр алынган милеккә чыгымнарны каплауга тотынырга ярамый.
Моннан тыш, “Агропрогресс” гранты катнашлыгында тормышка ашырылучы проект бәясенең 70 проценты җәлеп ителгән инвесткредит чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Грант акчаларын бу кредит процентларын каплауга грант алу датасыннан башлап иң күбе 18 ай дәвамында юнәлтергә мөмкин. Шулай ук, грант чараларын җәлеп итеп алынган эре мал саны 400 баштан артмаска тиеш.
Фото: resbash.ru
Читайте нас: