+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2021, 11:50

Кызыклы челлендж матур нәтиҗәләр бирде

Уфа, Бәләбәй һәм Октябрьский гадәти булмаган экологик акциядә – Likee челленджында катнашучы 30 шәһәр исемлегенә керделәр.Челлендж кулланылган аккумулятор батареяларын җыюга юнәлтелгән. Акция “Экология” гомумдәүләт проекты һәм “Экозабота” масштаблы проекты кысаларында үтте. Ул 2020 елның июнендә старт алды һәм мәктәп укучыларына белем бирүнең экологик стратегик платформасына әйләнде.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Уфа, Бәләбәй һәм Октябрьский гадәти булмаган экологик акциядә – Likee челленджында катнашучы 30 шәһәр исемлегенә керделәр.
Челлендж кулланылган аккумулятор батареяларын җыюга юнәлтелгән. Акция “Экология” гомумдәүләт проекты һәм “Экозабота” масштаблы проекты кысаларында үтте. Ул 2020 елның июнендә старт алды һәм мәктәп укучыларына белем бирүнең экологик стратегик платформасына әйләнде.
“Утилизируй правильно и модно” брендлы трек астына челленджда катнашучылар 2983 видео яздырган, алар 9 миллион тапкырга якын каралган. Популяр блогерларны һәм матбугат чараларын җәлеп итү аркасында “Экозабота”ның имиджлы аккаунты Likee социаль челтәренең төп битендәге исемлеккә үтте. Иң мөһиме – акция кысаларында бүгенге көнгә 9 тоннадан артык батарея үтилләштерүгә тапшырылган, дип билгели “Экозабота” проекты координаторы Александр Коган.
Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында билгеләүләренчә, проектта илнең төрле төбәкләрендәге өч мең мәктәп катнашкан. Социаль мәсьәләләргә һәм экологиягә игътибар бүлүче 12 топ-блогер челленджның хэдлайнерлары булган. Аларның гомум аудиториясе - 20 миллионнан артык.
Фото: Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы
Читайте нас: