+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар 2021, 10:57

Яңа МРТ аппараты эшли башлады

Шушы көннәрдә Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсендә яңа МРТ аппаратының презентациясе үтте. Ул “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында алынган иде.65 миллион сумлык җиһаз дәваханәгә үткән ел ахырында кайтарылды. Медицина учреждениесенең баш табибы Ринат Нагаев әйтүенчә, җиһазны урнаштыру һәм белгечләрне укыту өчен ике ай вакыт кирәк булган. Баш табиб уникаль аппаратта тикшерелүнең белгечләргә диагноз куйганда бик ярдәм итүен билгели. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Шушы көннәрдә Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсендә яңа МРТ аппаратының презентациясе үтте. Ул “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында алынган иде.
65 миллион сумлык җиһаз дәваханәгә үткән ел ахырында кайтарылды. Медицина учреждениесенең баш табибы Ринат Нагаев әйтүенчә, җиһазны урнаштыру һәм белгечләрне укыту өчен ике ай вакыт кирәк булган. Баш табиб уникаль аппаратта тикшерелүнең белгечләргә диагноз куйганда бик ярдәм итүен билгели.
Презентация көнендә нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире Гөлнара Садыйкова коллективны яңа аппаратның үзенчәлекләре белән таныштырды. Ул хезмәттәшләрен катгый чикләүләр турында кисәтте – МРТ кабинетына металл предметлар һәм телефоннар белән керергә ярамый.
МРТ кабинетының табиб-рентгенологы Ренат Әхтәмовның яңа томографның мөмкинлекләре турында сөйләве күпләрдә зур кызыксыну уятты. Яңа җиһаз баш мие кан әйләнешендәге тайпылышларны беренче тәүлектә үк ачыкларга ярдәм итә.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, үткән елда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында биш дәваханә магнит-резонанс томографиясе аппаратлары алган. Аларның гомум бәясе 400 миллион сум тәшкил иткән.
Фото: health.bashkortostan.ru
Читайте нас: