+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2021, 10:54

Бездә затлы кошлар, җәнлекләр яши

Аларны сакларга кирәк!«Башнефть» узган елда республика территориясендә 240 меңнән артык ылыслы агач үсентеләре утыркан. Бу безнең урманнарда ак койрыклы орлан кошын үрчетүгә ярдәм итәчәк. Ошбу кош зурлыгы буенча Европада дүртенче урында тора. Зур кошларның канат кагуы 2-2,5 метрга җитә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Аларны сакларга кирәк!
«Башнефть» узган елда республика территориясендә 240 меңнән артык ылыслы агач үсентеләре утыркан. Бу безнең урманнарда ак койрыклы орлан кошын үрчетүгә ярдәм итәчәк. Ошбу кош зурлыгы буенча Европада дүртенче урында тора. Зур кошларның канат кагуы 2-2,5 метрга җитә.
60 гектарда яшь урман утыртылган. Агач утыртылган мәйданнарның бер өлеше аерым игътибардагы табигать мәйданнарына туры килә. Шулай итеп, 17 мең үсенте Бөре зоологик заказнигында утыртылган. Ул Бөре, Дүртөйле, Мишкә, Борай районнары чигендә урнашкан.
Яшь урманнар башка имезүче, кимерүче җәнлекләр өчен дә кирәк. Бу күренеш сирәк очраучы ерткыч кошка табыш булып, үрчергә ярдәм итәчәк. Бөре заказнигында европа һәм себер фаунасы вәкилләренең якынча 400 төре яши. Алар арасында европа чәшкесе, кама һәм тагын Кызыл китапка кертелгән берничә кош бар.
Бу эшләр “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга үз өлешен кертә.
Читайте нас: