+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2021, 10:51

Күпмиллионлы контрактлар төзергә ярдәм иткәннәр

Башкортстан Республикасының Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә узган ел йөздән артык кече һем урта бизнес субъекты 35 миллион доллардан артык суммага 144 экспорт контракты төзеде, дип хәбәр итә БР Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте. Республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева БР экспортка ярдәм итү үзәге регион экспортерларына ярдәм һәм аны үстерү буенча масштаблы эш алып бара, дип сөйләде.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан Республикасының Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә узган ел йөздән артык кече һем урта бизнес субъекты 35 миллион доллардан артык суммага 144 экспорт контракты төзеде, дип хәбәр итә БР Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте. Республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева БР экспортка ярдәм итү үзәге регион экспортерларына ярдәм һәм аны үстерү буенча масштаблы эш алып бара, дип сөйләде. «Бу мәгълүмати-консультация һәм белем бирү хезмәтләренең киң спектры, - дип аңлатты ул. - 2020 елда Үзәк барлыгы 1800 дән артык төрле хезмәт күрсәтте. 104 җитештерүче 35 млн доллардан артык суммага 144 экспорт контракты төзегән.
Экспортка ярдәм итү үзәгендә иң популяр хезмәтләр арасында - йөк ташу, чит ил базарын сайлау, сертификацияләү, таможня рәсмиләштерүе, салым салу мәсьәләләре буенча эшкуарлар консультацияләре, шулай ук презентация материалларын башка телләргә күчерү, акселерация экспорт программалары буенча укыту, чит ил сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру һәм башкалар тора.
Мәсәлән, «Прометей» оешмасының әйдәп баручы маркетологы Жанна Мажитова сүзләренә караганда, аларның компаниясе экспорт контрактларына экспертиза ясау, чит телләргә тәрҗемә итү һ.б. кебек үзәк хезмәтләреннән берничә тапкыр файдаланган. “Прометей” фармацевтика сәнәгате өчен полимер төргәкләр җитештерү һәм сату буенча махсуслашкан. «Хәзер безнең белгечләр «экспорт форсаж» белем бирү акселерация программасында катнашалар. Болар барысы да безнең компаниянең тышкы базарларда булу географиясен киңәйтергә һәм Төркмәнстан белән 126 мең долларга яңа экспорт контрактлары төзергә мөмкинлек бирде", - дип сөйләде Жанна Мажитова.
Экспортка ярдәм итү һәм аны үстерү программалары Башкортстанда «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Республика предприятиеләренең тышкы сәүдә партнерлары Кыргызстан, Грузия, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Мисыр, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Латвия кебек илләр булган.
Чыганак: mgazeta.com
ФОто:mgazeta.com
Читайте нас: