+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2021, 10:43

Эшкуарларга ярдәм булачак

Башкортстан эшкуарлары үз продукциясен халыкара маркетплейсларда бушлай урнаштыра ала.Башкортстан Республикасы “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында чит ил базарлары белән эшләүдә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтә. Төбәктә экспортны үстерүнең нәтиҗәле инструментларының берсе – кече һәм урта эшкуарлык субъектларын халыкара маркетейсларда урнаштыруга һәм алга этәрүгә ярдәм итү һәм финанслау. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан эшкуарлары үз продукциясен халыкара маркетплейсларда бушлай урнаштыра ала.

Башкортстан Республикасы “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында чит ил базарлары белән эшләүдә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтә. Төбәктә экспортны үстерүнең нәтиҗәле инструментларының берсе – кече һәм урта эшкуарлык субъектларын халыкара маркетейсларда урнаштыруга һәм алга этәрүгә ярдәм итү һәм финанслау.
— 2020 елда Башкортстанның экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә башкорт компанияләренең халыкара маркетплейсларда булуы, 2019 ел белән чагыштырганда, 12 тапкыр артты. 2021 елда без эшкуарларга ярдәм итүнең бу чараларын алга таба да үстерергә планлаштырабыз, чөнки электрон сәүдә елдан-ел көчәя бара, ә пандемия бу процессны тизләтә генә, - дип хәбәр итте Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
Төбәктә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын халыкара электрон мәйданчыкларда урнаштыру эшен Экспортка ярдәм итү үзәге алып бара, ул Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитетының ведомство оешмасы булып тора.
Программада катнашу өчен кече һәм урта бизнес вәкилләренә Экспортка ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: