+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2021, 10:47

Туймазыга да барып җиткәннәр

«Сөт кухнясы» Туймазыда чираттагы тарату пункты ача. Бүген, 20 гыйнвар көнне, сөт ризыкларын тәүге тапкыр бушлай таратачаклар, дип хәбәр итәләр БР Сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтендә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

«Сөт кухнясы» Туймазыда чираттагы тарату пункты ача. Бүген, 20 гыйнвар көнне, сөт ризыкларын тәүге тапкыр бушлай таратачаклар, дип хәбәр итәләр БР Сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтендә.
- Бүгенге көндә 777 бала бушлай сөт ризыклары алып килгән. Шуларның бер өлеше яңа пунктка күчереләчәк. Сөт ризыкларын алуны бу шактый җиңеләйтәчәк, – дип сөйләде БРның сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев. Фирма пункты Луначарский урамы, 41 санлы йортта ачылачак. Аның эш сәгатьләре – 9.30-18.30 (14.00-15.00 – төшке ашка тәнәфес). Бушлай продукция чәршәмбе һәм җомга көннәрендә тартаылачак. Шулай ук биредә яшәүчеләр җирле чималдан җитештерелгән эремчек, кефир, йогырт сатып алалачак.
Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстанда “Сөт кухнясы” эшчәнлеге Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Демография” милли проекты кысаларында эшли башлады. “Сөт кухнясы” эшчәнлеге хакында тулырак milkrb.ru сайтында белергә була. Шулай ук 8(347)246-55-01 номерын җыеп барлык кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин.
Читайте нас: