+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2021, 10:57

Яңа ит ризыклары белән яз көне сыйланачаклар

Башкортстанның Хәйбулла районында “Агростартап” гранты ярдәмендә ит ярымфабрикатлары җитештерү буенча цех барлыкка киләчәк, дип хәбәр итәләр БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгында. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанның Хәйбулла районында “Агростартап” гранты ярдәмендә ит ярымфабрикатлары җитештерү буенча цех барлыкка киләчәк, дип хәбәр итәләр БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Гомумән алганда, 2020 елда Башкортстанның 68 яңа гына эшкуарлык белән шөгыльләнә башлаучылары 211,5 миллион сумлык “Агростартап” грантлары алуга ирешкән. Шуларның берсе – Акъярдан Рәмилә Әминева. Бу грант ярдәмендә ул ит ярымфабрикатлары җитештерү буенча цех ачарга планлаштыра.
“Рәмилә Әминева продукциясен ташыр өчен туңдыргыч камералы махсус автомобиль, шулай ук ит җитештерү цехы өчен корылмалар сатып алды. Җитештерү өчен бинаны Акъярда сатып алды. Әле анда ремонт эшләре бара, корылмалар урнаштырыла. Моннан тыш әзер продукцияне сатар өчен Рәмилә Әминевның арендада кибет өчен бинасы да бар. Яңа ит ризыкларын акъярлылар яз көн үк татып карый алачак”, – дип сөйләде Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркатибе Алмаз Галимов.
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: