-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2021, 11:12

Авылларыбыз балкып торсын дип

Башкортстан "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль программасында актив катнаша. Бу җәһәттән республика программасы кабул ителгән, федераль министрлык белән 2021- 2023 елларга килешү төзелгән. Бу еллар эчендә программа 5,8 млрд. сум күләмендә финансланачак. Акчаларның 3,47 млрд. сумы федераль ярдәм булса, республика 1,68 млрд сум юнәлтәчәк. Бу акчаларга торак, социаль объектлар, юллар төзү, территорияләрне төзекләндерү карала. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль программасында актив катнаша. Бу җәһәттән республика программасы кабул ителгән, федераль министрлык белән 2021- 2023 елларга килешү төзелгән. Бу еллар эчендә программа 5,8 млрд. сум күләмендә финансланачак. Акчаларның 3,47 млрд. сумы федераль ярдәм булса, республика 1,68 млрд сум юнәлтәчәк. Бу акчаларга торак, социаль объектлар, юллар төзү, территорияләрне төзекләндерү карала.
Торак төзелешенә 1 млрд. 64 миллион сум юнәлтеләчәк. 2023 ел ахырына кадәр меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидия алачак.
Авыл территорияләрен төзекләндергә 129,1 млн. сум юнәлтеләчәк. 2023 елга 22 балалар һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк, каты көнкүреш калдыкларын туплау мәйданчыкларын төзекләндерү буенча 200 проект тормышка ашырылачак. 2020 елда төзекләндерү буенча 54 проект уңышлы башкарылган .
Инженер инфраструктурасын (газ, су) үстерүгә 700 млн. сумнан күбрәк акча юнәлтү планлаштырыла. 24 газ белән тәэмин итү объекты төзеләчәк. Бу 127 километр газүткәргеч дигән сүз. Программада су белән тәэмин итүнең 24 объектын төзү дә каралган - бу 194 километр суүткәргеч. 2020 елда исә 6 газ белән тәэмин итү объекты төзелгән һәм 27,8 километр газүткәргеч салынган һәм 67,6 километр озынлыгында 9 су белән тәэмин итү объекты салынган.
Авыл поселениеләренең заманча йөзен булдыру буенча проектларны тормышка ашыруга 1,5 млрд. сумнан артык акча юнәлтеләчәк. 4 районда газ һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча 5 проект тормышка ашырылачак. Шулай ук Раевка авылында 140 урынга исәпләнгән интернат белән 375 укучы урынга мәктәп, Борай авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк. 2020 елда Бакалы, Салават, Яңавыл районнарында 3 проект буенча эшләр барган: газ һәм су белән тәэмин итү челтәрләре төзелгән.
Чыганак: Башинформ
Читайте нас: