2022 елда Башкортстанның көньягында яңа «Бөрҗән» туристик-рекреацион кластеры барлыкка киләчәк. Ул өч – Бөрҗән, Күгәрчен һәм Куергазы районнары территориясен үз эченә алачак. Кластерга Якут күлендә ләм һәм тоз дәваханәсен, Морадым тарлавыгын, «Башкорт авылы» кунакханә этно-комплексын кертү планлаштырыла.
Туризм буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, республика Хөкүмәте федераль бюджеттан инфраструктура объектлары төзелешен финанслауга субсидияләр алачак. Тиешле килешүгә БР Хөкүмәте һәм Туризм буенча федераль агентлык арасында кул куелган.
«Шушы килешү нигезендә 2022 елда ярларны ныгыту эшләрен башкаруга, керү юлларын, су, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларын төзүгә 367,4 миллион сум федераль акча каралган», - дип хәбәр иттеләр Туризм буенча дәүләт комитетында.
Кластер өчен инфраструктура төзелешен финанслауга республика бюджетыннан тагын 100 миллион сум бүлеп бирәчәкләр.