+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2021, 10:55

Яңа җиһаз 2 мең кешегә ярдәм иткән

«ДИАКОМ» санлы рентген-җайланмасы Русия Федерациясенең "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында узган елның июнендә Красноусольск үзәк район дәваханәсенә "Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлек саклауны үстерү" федераль проекты буенча кайтарылган. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

«ДИАКОМ» санлы рентген-җайланмасы Русия Федерациясенең "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында узган елның июнендә Красноусольск үзәк район дәваханәсенә "Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлек саклауны үстерү" федераль проекты буенча кайтарылган.

Ярты ел эчендә табиблар 2 меңнән артык пациентка рентген тикшеренүе уздырган.

- Аппарат эшләп чыгарган санлы рентгенограмма патология булган очракта пациентның электрон медицина картасына кертелә. Читтән торып консультацияләр алу өчен бу бик уңайлы, - дип билгеләде медучреждение баш табибы Алик Янышев.

Рентгенограммасы табиб-рентгенологның эш режимына зур ярдәм күрсәтә, брак процентын киметә. Пациентлар азрак нурланыш дозасы ала һәм медицина учреждениесендә булу вакытын киметә.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: