+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар 2021, 10:55

106 миллиард сумлык контрактлар төзелгән

Шуларның 80 проценты Башкортстандагы тәэмин итүчеләре белән төзелгән.Республика дәүләт заказчылары 400 меңнән артык сатып алу процедурасы уздырган, гомум суммасы 106 миллиард сумлык контрактлар төзелгән. Бу хакта Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов узган елда республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, малтабарлык һәм көндәшлек сәясәте өлкәсендәге эшчәнлек турында брифингта хәбәр итте. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Шуларның 80 проценты Башкортстандагы тәэмин итүчеләре белән төзелгән.

Республика дәүләт заказчылары 400 меңнән артык сатып алу процедурасы уздырган, гомум суммасы 106 миллиард сумлык контрактлар төзелгән. Бу хакта Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов узган елда республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, малтабарлык һәм көндәшлек сәясәте өлкәсендәге эшчәнлек турында брифингта хәбәр итте.

«Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны гамәлгә ашыру күләме буенча республика Идел буе федераль округында өченче урында тора», - диде Таҗетдинов.

Килешүләрнең 80 проценты республика тәэмин итүчеләре белән имзаланган, алар буенча гомум сумма якынча 85 миллиард сум тәшкил итә. Үткән ел нәтиҗәләре буенча сатып алуларда экономия 12 миллиард сумга җитте. Кече һәм урта бизнес субъектларыннан сатып алулар өлеше 36 процент тәшкил итте.
Фото:РИА Новости.
Читайте нас: