+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар 2021, 10:30

Башкортстанда калдыклардан RDF ягулыгы булдырыла

Стәрлетамакта каты коммуналь калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү буенча "Мохит-СТР" җәмгыятендә республика территориясендә беренче тапкыр RDF ягулык җитештерү эшли башлады. Бу альтернатив ягулык төрен югары температура режимы таләп ителгән барлык җитештерүдә дә рациональ файдаланырга мөмкин.Бөтен дөнья күптән RDF ягулыкгын куллана, ул каты коммуналь калдыклардан килеп чыга икән. Швециядә хәтта мондый төр ягулык җитештерү өчен калдыклар да сатып алына. RDF ягулык йә казанлыкларда, йә цемент производствосында кулланыла. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Стәрлетамакта каты коммуналь калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү буенча "Мохит-СТР" җәмгыятендә республика территориясендә беренче тапкыр RDF ягулык җитештерү эшли башлады. Бу альтернатив ягулык төрен югары температура режимы таләп ителгән барлык җитештерүдә дә рациональ файдаланырга мөмкин.

Бөтен дөнья күптән RDF ягулыкгын куллана, ул каты коммуналь калдыклардан килеп чыга икән. Швециядә хәтта мондый төр ягулык җитештерү өчен калдыклар да сатып алына. RDF ягулык йә казанлыкларда, йә цемент производствосында кулланыла.

- Бүгенге көндә без җиһазлар урнаштырдык, газны RDF ягулыгына алыштырырга мөмкинлек бирүче сыйфатлы рецептурага ирештек. Бу ресурсларны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, һәм без «Экология» гомумдәүләт проекты программасын тормышка ашырачакбыз, - дип сөйләде Стәрлетамакта «Вториндустрия», «Мохит-СТР» җәмгыятьләре проектлары җитәкчесе Айрат Максадов.

Җыелган барлык каты коммуналь калдыклар Стәрлетамак заводында беренчел сортировканы уза, анда RDF җитештерү өчен икенчел чимал сайлап алына. Хәзер «Мохит-СТР» җәмгыяте альтернатив ягулыкны кулланучылар белән килешү төзү стадиясендә тора һәм җиһазларны сынап карау һәм тестлау уза.

Республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы мондый проектларны тормышка ашыруны хуплый. Республика предприятиеләрендә экологик технологияләр кертү «Экология» гомумдәүләт проектының «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру» Федераль проекты тарафыннан билгеләнгән нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: