"Мәгариф" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда туган телләрне өйрәнүгә игътибар бирелә. Бу юнәлештә яшь журналистлар кызыклы эш алымнары тәкъдим итә.
Уфаның 84нче татар гимназиясендә “Яшь блогерлар клубы” эшли башлады. Җитәкчесе: “ТНВ-Планета” каналының Башкортстандагы хәбәрчесе, тележурналист Миләүшә Латыйпова. Мәктәпнең үз телевидениесе булдырылды.
Балалар интервью алырга, текстлар язарга, видеокамера белән эшләргә, видеомонтаж осталыгына өйрәнә. Cоциаль челтәрләр белән якыннанрак таныша. Шулай ук дәресләрдә актерлык осталыгы һәм тавыш белән эшләү дә каралган.
Гимназия телевидениесенең беренче чыгарылышы дөнья күрде дә инде. Әлеге вакытта балалар милли проектның видеопрезентациясен әзерләү белән мәшгуль.
Клубка 5-8нче сыйныфларда укучы төрле милләт балалары йөри. Киләчәктә татарча видеорепортажлар, радиотапшырулар, мәктәп гәзитен чыгару планлаштырыла.
Фото: postpredrb.tatarstan.ru