+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2021, 10:55

“Браво” фестивальдә "Алинур" белән катнаша

Бәләбәй районы үзәк мәдәният сараеның “Браво” яшьләр театр-студиясе “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында узучы “Театраль Идел буе” округ фестиваленең төбәк этабында катнашты.Фестивальне оештыручылар булып Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты... #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Бәләбәй районы үзәк мәдәният сараеның “Браво” яшьләр театр-студиясе “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында узучы “Театраль Идел буе” округ фестиваленең төбәк этабында катнашты.

Фестивальне оештыручылар булып Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, “Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм фонды”, Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан Русия Федерациясе дәүләт власте һәм театр эшлеклеләренең төбәк бүлекләре башкарма органнары тора. Фестиваль өч этапта уза - төбәк, округ һәм финал.

Фестивальгә О. Уальд, В. Мейерхольд, Ю. Бонди, Наталья һәм Юрий Давыдовларның “Звездный мальчик” әсәрләре мотивлары буенча “Алинур” спектакле тәкъдим ителде. Режиссеры В. Данилин.

“Браво” яшьләр театр-студиясе җитәкчесе Руслан Камалов сүзләренчә, фестиваль яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә, яшь кешеләрнең мәдәни даирәсен киңәйтүгә, яшьләр театрларына ярдәм итүгә юнәлтелгән. Фестиваль театрның иҗади үсеше өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм үзе турында белдерергә мөмкинлек бирә.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: