+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2021, 11:27

Башкортстанда "Ел экспортеры-2021" бәйгесе башлана

Бу хакта республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.Республика конкурсының төп максаты - тышкы базарларда Башкортстан предприятиеләре продукциясенең көндәшлектә ныклыгын һәм экспорт эшченлеге абруен арттыру. "Ел экспортеры-2021" 8 февральдән старт ала һәм Башкортстанның үз продукциясен чит илләргә экспортлаучы юридик затлары һәм шәхси эшкуарлары арасында үткәрелә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Бу хакта республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Республика конкурсының төп максаты - тышкы базарларда Башкортстан предприятиеләре продукциясенең көндәшлектә ныклыгын һәм экспорт эшченлеге абруен арттыру. "Ел экспортеры-2021" 8 февральдән старт ала һәм Башкортстанның үз продукциясен чит илләргә экспортлаучы юридик затлары һәм шәхси эшкуарлары арасында үткәрелә.

"Конкурсантларның саны берничә критерий буенча бәяләнәчәк, шул исәптән продукция экспортының еллык күләме, экспорт күләме, экспорт географиясе, экспорт продукциясе номенклатурасы, шулай ук Русиядә һәм чит илләрдә күргәзмә-ярминкә чараларында һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашу", — дип аңлаттылар ведомствода һәм конкурс нәтиҗәләре буенча 11 номинациядә 11 җиңүчене билгеләячәкләр, дип өстәделәр.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә.

«Ел экспортеры» республика конкурсы Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектлары кысаларында үткәрелә.

Конкурсны оештыручылар - Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты, Башкортстан Экспортка ярдәм итү үзәге.

Фото: РБК

Автор: Резида Валитова
Читайте нас: