+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2021, 11:43

Йөрәгемә якын һөнәрем

Дүртөйле поликлиникасында балалар дерматовенерологы эшли башлаган. Көтеп алынган вакыйга ил президенты Владимир Путин тарфыннан билгеләнгән "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында тормышка ашкан. Яшь пациентларны Гөлнара Сарванова дәвалый. Эшкә килгәнче ул Башкорт дәүләт медицина университетының "Дерматовенерология" белгечлеге буенча ординатурасын тәмамлаган. Ә аңа кадәр 2018 елда БДМУның педиатрия факультетында укып чыккан. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Дүртөйле поликлиникасында балалар дерматовенерологы эшли башлаган. Көтеп алынган вакыйга ил президенты Владимир Путин тарфыннан билгеләнгән "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында тормышка ашкан.
Яшь пациентларны Гөлнара Сарванова дәвалый. Эшкә килгәнче ул Башкорт дәүләт медицина университетының "Дерматовенерология" белгечлеге буенча ординатурасын тәмамлаган. Ә аңа кадәр 2018 елда БДМУның педиатрия факультетында укып чыккан.
"Бар һөнәрләр дә кешеләрдән, әмма өчесе Ходайдан: хөкем итү, укыту һәм дәвалау", - дип әйтәләр. Мин дә, мәктәптә сигезенче сыйныфта укыганда табиб һөнәрен сайларга карар иттем. Эшем белән кешеләргә файда китерәсем килде, - ди Гөлнара. - Бу һөнәр йөрәгемә якын. Балаларның сәламәт булуын күрәсем килә".
Яшь табиб әйтүенчә, яңа эш урынында аны яхшы каршы алганнар. Сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен биредә бар шартлар да булдырылган, ди ул. Өстәвенә, "Земский доктор" программасы буенча бер тапкыр түләнә торган компенсация дә - яшь белгеч өчен бик урынлы ярдәм.
Автор : Язгөл Сафина
Читайте нас: