-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2021, 11:38

Сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен

2024 елга кадәр Башкортстанда эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү һәм төзү өчен 4,2 млрд. сум юнәлтү каралган. Акчаларның 4,1 млрд. сумы — федераль казнадан бүленәчәк. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Чиста су” төбәк программасына 52 торак пункты кертелгән. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

2024 елга кадәр Башкортстанда эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү һәм төзү өчен 4,2 млрд. сум юнәлтү каралган. Акчаларның 4,1 млрд. сумы — федераль казнадан бүленәчәк. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Чиста су” төбәк программасына 52 торак пункты кертелгән.
Быел Уфа районының Комлыкүл, Горново, Кызыл Яр, Якшиван, Карюгино, Тәҗрибә хуҗалыгында су белән тәэмин итү объектлары төзелеше тәмамланачак.
Чишмә авылында водовод һәм урам челтәрләрен алмаштыру ихтыяҗы туган. Моннан тыш, Чишмәдә эчәргә яраклы каты суны тазарту станциясе яңартылачак. Корылмаларны монтажлау буенча төп эшләр 2021 елда башланачак.
Стәрлетамакта исә куерык суны мембрана ысулы белән тазарту кертелә. 2019 елда тормышка ашырыла башлаган проект ике елга исәпләнгән. 2020 елда нигездә торба үткәргечләрне төзү-монтаж эшләре барган. Быел корылмаларны урнаштыру эшләре каралган.
2021 елда Әлшәй һәм Чакмагыш район үзәкләрендә су тазарту системалары төзелеше эшләре дәвам итәчәк.
“Таза су” төбәк программасы 2024 елга республика халкының сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителү күрсәткечен 86,6дан 92,5 процентка кадәр, шул исәптә шәһәрнекен 99 процентка кадәр, күтәрүне күзаллый.

Автор : Кадикова Резида

Читайте нас: