+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 февраль 2021, 11:38

Юллар хәвефсез булсын!

"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында республикабызда бихисап эшләр башкарыла.Куйбышев тимер юлының Башкортстан төбәгендәге поездлар һәм автомобильләрнең интенсив хәрәкәте белән кисешкән урыннар фото һәм видеотеркәү системалары белән җиһазландырылды.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында республикабызда бихисап эшләр башкарыла.

Куйбышев тимер юлының Башкортстан төбәгендәге поездлар һәм автомобильләрнең интенсив хәрәкәте белән кисешкән урыннар фото һәм видеотеркәү системалары белән җиһазландырылды.

Камералар Юрмаш (33 км), Уфа (1622 км) станцияләре янында, шулай ук Туймазы – Өсән аралыгындагы 1349 км һәм Җиргәцн – Ратат аралыгындагы 198 км тимер юл кичүләрендә барлыкка килде.

Система түбәндәге тәртип бозуларны теркәячәк: чатны светофорның тыелган сигналына үтү, «Стоп» билгесен үтеп тукталу, шулай ук автомобильнең каршы як полосага чыгуы.

Фотовидеотеркәү системаларын урнаштыруның төп максаты - тимер юл аркылы чыгу урыннарында хәвефсезлек дәрәҗәсен күтәрү, машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне үтәргә мәҗбүр итү. Бу, үз чиратында, автомобиль һәм тимер юллар кисешкән урыннарда хәвефсезлек дәрәҗәсен арттыра.

Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: