+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль 2021, 11:28

Башкорт балы Гарәп Әмирлекләрен "яулый"

Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә умартачылык продукциясе партиясен әзерли.Башкорт балының һәм умартачылык продукциясенең сынау партиясе анда узган елның ноябрендә экспортланган. Бу агач мичкәләрдә 408 килограмм чолык балы, 100 килограмм юкә балы, 500 килограмм пыяла фликон (8әр килограмм) адсорбацияләнгән коры корт анасы сөте булган. Сынау продукциясе Әмирлекләрдәге партнерларга ошаган, һәм импортерлар алга таба да хезмәттәшлек итәргә ниятләүләре турында хәбәр иткән.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә умартачылык продукциясе партиясен әзерли.

Башкорт балының һәм умартачылык продукциясенең сынау партиясе анда узган елның ноябрендә экспортланган. Бу агач мичкәләрдә 408 килограмм чолык балы, 100 килограмм юкә балы, 500 килограмм пыяла фликон (8әр килограмм) адсорбацияләнгән коры корт анасы сөте булган. Сынау продукциясе Әмирлекләрдәге партнерларга ошаган, һәм импортерлар алга таба да хезмәттәшлек итәргә ниятләүләре турында хәбәр иткән.

- Барлык чит ил партнерларының товарга карата таләпләре охшаш, иң мөһиме - продукциянең югары сыйфаты, - дип билгеләп үтте Умартачылык һәм апитерапия буенча дәүләт бюджет учреждениесе генеральный директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Мөрсәлимова. - Дөньяның бал базарында тәкъдимнәр күп, ә продукциянең сыйфаты төрле. Безнең заказчыларның күпчелеге өчен дәүләт учреждениесе статусы продукциянең сыйфаты һәм партнерлык мөнәсәбәтләренең ышанычлылыгы гаранты булып тора.

Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына караганда, 2020 елда Русия 4,9 миллион долларлык табигый бал экспортлаган. Китереп тору 25тән артык илдә башкарылган. Иң зур сатып алучылар - Кытай (37%), Казахстан (13%), Беларусь (13%), шулай ук АКШ (11%) һәм Польша (8%), дип яза «Агроэкспорт».

Башкортстан узган ел 195 мең АКШ долларына 47,5 тонна бал экспортлаган.

Фото:unescorb.ru

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: