+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль 2021, 11:37

«Бу сүзне барысы да белә!»

Башкортстан халкын туган телләр флешмобында катнашырга чакыралар.Республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп чаралар үтә. Шуларның берсе - «Бу сүзне барысы да белә!» флешмобы. Ул - Халыкара туган тел көненә багышланган чара. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан халкын туган телләр флешмобында катнашырга чакыралар.

Республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп чаралар үтә. Шуларның берсе - «Бу сүзне барысы да белә!» флешмобы. Ул - Халыкара туган тел көненә багышланган чара.

Катнашу өчен автор туган телнең иң популяр сүзләрен тәкъдим иткән видеоролик яздырырга һәм аны 15-20 февраль көннәрендә үзләренең хэштеглары белән социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырырга тиеш.

Бер роликта бер герой булырга мөмкин. Кадрда ул өч сүз тәкъдим итә:

1) "һәр (үз милләтен атый) бу сүзне белә... " Алга таба милли кием сүзенең әһәмиятен аңлату бара;

2) "һәр ... (үз милләтен атый) бу сүзнең тәмен белә..." Алга таба милли кухнядан тәкъдим ителгән сүзгә аңлатма бирә;

3) "һәр ... (үз милләтен атый) бу сүзне ишетеп белә..." Алга таба тәкъдим ителгән милли уен коралы сүзенә аңлатма бирә.

Эчтәлек Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы законнарына каршы килмәскә тиеш.

Интернет-акцияне Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты оештыра.

Фото: culture.bashkortostan.ru
Автор: Зөһрә Исламова
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: