+2 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль 2021, 11:45

Колбаса кайда “үсә”?

“Бакалы” авыл хуҗалыгы кооперативына төгәлләнгән җитештерү циклы булган предприятиегә әйләнү өчен чак кына елдан артык вакыт кирәк булган.БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренә караганда, 2019 елда пайщиклар, фермер һәм шәхси хуҗалыкларның матди ярдәме, шулай ук 3 млн.сум күләмендәге республика гранты ярдәмендә Бакалыда колбаса җитештерү цехы ачып җибәргәннәр. Ә бүген бу кооператив 30 төргә якын колбаса җитештерә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

“Бакалы” авыл хуҗалыгы кооперативына төгәлләнгән җитештерү циклы булган предприятиегә әйләнү өчен чак кына елдан артык вакыт кирәк булган.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренә караганда, 2019 елда пайщиклар, фермер һәм шәхси хуҗалыкларның матди ярдәме, шулай ук 3 млн.сум күләмендәге республика гранты ярдәмендә Бакалыда колбаса җитештерү цехы ачып җибәргәннәр. Ә бүген бу кооператив 30 төргә якын колбаса җитештерә.
Бүген авыл халкы ялгызың әллә ни майтарып булмаганны яхшы аңлый. Уртак максатта берләшкәндә генә бер пайщиклар үзендә булганны сатуга, ә икенчеләр булмаганны алуга ирешә. Нәтиҗәдә, былтыр “Бакалы” кооперативы колбаса цехында 65 тонна продукция җитештергән. Кооператорлар сүзенә караганда, мондый уңышка ирешүгә грант та нык ярдәм иткән. “Бакалы” авыл хуҗалыгы коооперативы БР Авыл хуҗалыгы министрылыгына үзенең преоктын 2019 елда тәкъдим иткән һәм конкурсны җңеп чыккан. Грант акчаларына яңа корылмалар һәм мич сатып алганнар.
Колбаса цехының кереме 2020 елда 22 млн. сумнан артып киткән.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Русиядә барлыкка килгән бөтен авыл хуҗалыгы коопертивларының 13%ы Башкортстанга туры килә. Яңа төзелгән кооопертивлар саны буенча республика беренче урында тора – 360 кооператив.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас: